«Яр буен саклыйк»проекты буенча «Мечта» приютында тәрбияләнүчеләр зәңгәр чыршылар утыртты.

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе


Аксубай районы «Мечта» балалар приютында кайгыртучанлык һәм иҗат рухы хөкем сөрә! Тәрбияләнүчеләр «Татнефть» ГАҖ тарафыннан хупланган «Яр буен саклыйк»мөһим проекты буенча эшне горурлык белән дәвам итә. Грант ярдәмендә балалар зәңгәр чыршы үсентеләре сатып ала алдылар. Аларны зур тырышлык һәм җаваплылык белән утырттылар, бистәбезнең матурлыгына һәм экологиясенә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Балаларның кайгыртучан куллары белән утыртылган бу яшь агачлар киләчәктә безнең яр буен бизәячәк һәм табигатькә сакчыл караш символы булачак.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International