Бүген безнең районда «Мәктәп чисталык кубогы» республика экология турнирының 1 туры кысаларында «Чиста уеннар»экологик ярышы узды.
Ярышларда Кама аръягы зонасының җиде районыннан мәктәп командалары катнашты.
Аксубай 3 нче мәктәбенең «Эко – геройлар» командасы 5-8 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынны алды.
Савгачево урта мәктәбенең «Экосветлячки»командасы 10-11 сыйныф укучылары арасында 2 урынны яулады.
Без чын күңелдән җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләр барысы да булдырды!
Ярышларда катнашучыларны алда икенче тур көтә. «Башка эш»платформасында онлайн-марафонда катнашучыларның барысына да алга таба да уңышлар телибез!