Халык сынамышлары кичәсе «В народе говорят...»

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе


Кешеләр XXI гасырда яшәсәләр дә, алар арасында сынамышларга  ышану әле дә яши. Буыннан-буынга күчеп, алар бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Безнең тәрбияләнүчеләр дә халык билгеләре турында ишетеп беләләр һәм бу аларны кызыксындыра.
Көзге көн белән төн тигезләшү көнендә «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты укучылары халык сынамышлары кичәсе үткәрде. Шушы көннән чын «Алтын көз» башлана, агачлардан яфраклар коела. Икенче «әбиләр җәе» җитә, ул Покровка кадәр дәвам итәргә мөмкин дип санала (14 октябрь).
Балалар халык иҗаты һәм мирасы буларак сынамыш һәм гореф-гадәтләр турында сөйләшүдә катнашты. Тәрбиячеләре белән бергә аларның асылына һәм тамырларына төшенергә тырыштылар:  кайдан һәм ничек барлыкка килүе, баштан ук нинди мәгънәгә ия булуы. Балалар нәфис киноленталардан өзекләр белән видеоролик карады, анда халык билгеләре белән бәйле очраклар ачык күрсәтелде, шәхси тәэсирләр белән уртаклаштылар. Безнең әби-бабаларыбыз борынгылар тәҗрибәсе белән гармониядә яшәгәннәр. Уен формасында катнашучылар халык билгеләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алды. Бу аларга тормышта игътибарлы һәм күзәтүчән булырга, игелекле кешеләр булып үсәргә, табигатьне һәм әйләнә-тирә дөньяны яратырга ярдәм итәчәк.
  Кичә күңелле халык уеннары һәм әйлән-бәйлән уйнау белән тәмамланды.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International