"Татарстанның чиста урманнары" акциясе.

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
  8 сентябрьдән республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе старт алды, ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика урманнарында экологик, санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга ярдәм итүче Программа инде берничә ел гамәлдә. Шуның нәтиҗәсендә республикада, шул исәптән районыбыз урманнарында да, күп кенә территорияләр, ял итү урыннары һәм башка объектлар чистартылды, төзекләндерелде. Акциядә кайбер оешмаларның, иҗтимагый берләшмәләрнең ирекле катнашуы каралган. 24 сентябрьдә «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында кишәрлек урманчысы Җамалиев Айрат Мәүлет улы җитәкчелегендәге «Яшел йорт» Ибрай мәктәп урманчылыгы Ибрай кишәрлек урманчылыгының 63,64 нче урман кварталларында урнашкан территорияне чистартты. Эш барышында 2 куб чүп-чар җыеп алынды һәм чыгарылды. Барлыгы 12 кеше катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International