Аксубай районында җылылык  сезонына старт бирелде!

2025 елның 26 сентябре, җомга
  Башкарма комитет карары нигезендә, 23 сентябрьдән районда җылыту сезоны башланды. Бүгенге көндә барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм социаль учреждениеләрдә җылылык тоташтырылган. Котельныйларны эшләтеп җибәрү һәм торак йортларда җылылык тоташтыру процессы акрынлап барачак. Бу системаны салмак көйләү һәм мөмкин булган җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәк. Җылылык җибәрү чорында булырга мөмкин каршылыклар: - батареялардагы һава бөкеләре; - җылыту системасыннан аз гына агып чыгулар. Мондый очракларда йортта яшәүчеләргә батарейлардан «һаваны чыгарырга» яки үзләренең идарә итүче оешмаларына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Шәхси йортларда яшәүчеләргә газ җиһазларының, вентиляция каналларының һәм төтен чыгару юлларының төзеклеген алдан ук тикшерергә кирәк. Белгечләр ел саен казаннарга диагностика ясарга һәм мөмкин булганча угар газы датчигын куярга киңәш итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International