Аксубай районында хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелә.

2025 елның 26 сентябре, җомга
  Хөрмәтле якташлар! Районыбыз мәгариф һәм мәдәният оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү дәвам итә. Бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә. Ничек катнашырга? - Электрон анкетаны районның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча тутырырга: https://aksubayevo.tatarstan.ru/anketirovanie.htm  Нәрсә бәяләнә? - Оешмалар турындагы мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуы - Хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы - Хезмәткәрләрнең игелеклелеге һәм әдәплелеге   - Хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгатьлек - Инвалидлар өчен мөмкинлекләр Бәяләү нәтиҗәләре район сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылачак: https://aksubayevo.tatarstan.ru/rezultati-nok-2025.htm  2025 ел ахырына кадәр хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән идарә карарларын кабул итү өчен нигез булачак. Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим! Барлык халыкны да бәяләүдә актив катнашырга чакырабыз! Барлык сораулар буенча мәгълүмат-аналитика бүлегенә 8 (84344) 2-80-07 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International