Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү. Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 елның 29 сентябрь 21.00 сәгатьтән  30 29 сентябрь  09.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 30 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы 0...-5˚какадәр түбәнәя, урыны белән -8˚; Казанда 0.-2˚, түбән урыннарда -4˚. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Һавадагы кыраулар вакытында халыкка киңәшләр. Кыраулар аркасында авыл хуҗалыгы культуралары – чәчәкләр, җимеш  һәм орлыклы культуралар, җылылык сөюче үсемлекләр зарарлану , һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр утыртмаларны яклау чараларын күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау яшь шытымнарны кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан аеруча гамәли һәм еш кулланыла торган ысул булып тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куыкчалы пленка, салам яисә камыш маты). Культураларны туңудан төтен чыгару ярдәмендә дә, моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәре кулланып та сакларга мөмкин. Төтен шашкасына матдә катнашмасы тутырылган, ул, янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен бүлеп чыгара. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүплеге, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары-акрын янучы (черегән) һәм күп төтен бүлеп чыгаручы (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин) бар нәрсәне кулланалар. Эш шунда, бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аңа җылысын бирергә мөмкинлек бирми. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.        
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International