"Татарстанның чиста урманнары”республика табигатьне саклау акциясе.

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе
  «Аксубай урманчылыгы» ДКУ, «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ, шулай ук Иске Кармәт авыл җирлеге хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары»республика табигатьне саклау акциясендә катнашты. Аның кысаларында Кармәт урманындагы Чистай-Аксубай автомобиль юлы уза торган 109,102 һәм 91 нче кварталларны чүп-чардан чистарттылар. Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 8 сентябрьдән башлап 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция урман фонды территориясен төзекләндерү буенча комплекслы эш алып баруны, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны җыюны һәм чыгаруны, коры-сары һәм ауган агачларны җыештыруны, шулай ук элмә такталарны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлауны һәм төзекләндерүне күздә тота.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International