Район башлыгы коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы үткәрде.

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе
  Бүген район Советында Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Мингулов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы узды. Мәгариф оешмаларында балалар һәм хезмәткәрләр белән коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрелгән чаралар турында «Мәгариф бүлеге»МКУ башлыгы хәбәр итте. Башлык ярдәмчесе коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыруның барышы турында чыгыш әзерләде. Коррупциягә каршы пропаганда мәсьәләсе һәм коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә иҗтимагый совет эшчәнлеге турында фикер алышынды. Утырышны тәмамлап, комиссия рәисе Алмаз Мингулов башкарылган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм киләчәктәгеләрен билгеләде. Утырыш йомгаклары буенча үтәү өчен билгеләнгән сроклар белән конкрет беркетмә йөкләмәләре бирде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International