Аксубай районы «Гаилә»милли проекты кысаларында модернизацияләү һәм балалар мәдәни-агарту үзәген төзү өчен федераль бюджеттан субсидияләр алуга Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе
  Проектның гомуми суммасы 5 миллион сум тәшкил итә, шуның 3,8 миллион сумы — федераль бюджет акчалары.⁣ Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында район мәдәният йортында фольклор балалар мәдәни-агарту үзәге ачу планлаштырыла, ул милли мәдәни традицияләрне саклауда һәм үстерүдә мөһим адым булачак. Бу уникаль киңлек булачак, анда яшь тамашачы үз халкының бай мирасы, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм сәнгате белән таныша алачак. Балалар һәм яшүсмерләр өчен фольклорны өйрәнү буенча махсус чаралар оештырылачак,  төрле мәдәни активлыкларда катнашу аша аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итәчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International