Татарстанда өлкән яшь вәкилләре өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе
  1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр өлкән буын кешеләре өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк. Кайнар линиягә шалтыратып белергә була: - Үз милегеңне мошенниклардан ничек сакларга? -«Дача амнистиясеннән " ничек файдаланырга? - Фатирны ничек сатып алырга яки сатарга? - Мирасны ничек дөрес рәсмиләштерергә? Сорауларыгызны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр  8 (843) 255-25-71  телефоны аша бирергә була. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә була. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International