« Мечта » приютында тәрбияләнүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашуы.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе
  Яңа регионнарның Россия белән яңадан кушылу көне уңаеннан « Нежность» » социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чара узды. Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты, алар үзләренең тарихлары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты. Балалар сугышчылардан фронттагы тормыш һәм Ватаннан ярдәмнең әһәмияте турында кызыксынып сораштылар. Мондый очрашулар яшьләрдә Ватанны саклаучыларга һәм тарихка хөрмәт тәрбияләргә, аларны игелекле гамәлләргә һәм Ватанга мәхәббәткә рухландырырга ярдәм итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International