"Сәламәтлегеңне тикшер"акциясе.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе
  СЕЗГӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛИБЕЗ! "Аксубай үзәк район хастаханәсе" ДАССО Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан "Сәламәтлегеңне тикшер"акциясе оештырды. Ике мобиль комплекс көн дәвамында "Морозко"сәүдә үзәге янындагы иҗтимагый киңлектә эшләде. Теләге булган һәркем бушлай теләсә нинди сорау буенча табиб-терапевт консультациясен ала, артериаль, күз эчендәге кан басымын үлчи алды. Шулай ук мобиль комплекста ЭКГ ясатырга , эндокринологик авыруларны скрининглау өчен канның биохимик һәм гомуми анализларын тапшырырга мөмкин булды. Шулай ук барлык теләүчеләр терапевтта тикшерелгәннән  соң гриппка каршы иң заманча вакцина ясатты!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International