«Без планетада тынычлык яклы».

2025 елның 3 октябре, җомга
  «Мечта » балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында тәрбияләнүчеләр иҗади якын килү белән «Без планетада тынычлык яклы»дип аталган стена газетасы әзерләгән. Әлеге проект үз фикерләрен һәм хисләрен белдерү ысулы гына түгел, Ватаныбызны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү чарасы да булды һәм ике мөһим вакыйгага-Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Стена газетасында балалар тынычлыкка һәм дуслыкка, шулай ук Ватанны саклауның әһәмиятенә, азатлык һәм тыныч киләчәк өчен көрәшүчеләр истәлегенә үз карашларын чагылдырды. Стена газетасын эшләү балалар өчен мавыктыргыч шөгыль кенә түгел, ә үз илебезнең тарихын яхшырак аңлау, тынычлык һәм бердәмлекнең мөһимлеген аңлау мөмкинлеге дә булды. Нәтиҗәдә якты һәм эчтәлекле эш килеп чыкты, ул, һичшиксез, тәрбияләнүчеләрнең генә түгел, бөтен «Мечта»приютының горурлыгы булачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International