Иске Үзи урта мәктәбендә "Без террорчылыкка каршы"дигән квест-уен уздырдылар.

2025 елның 3 октябре, җомга
  Аксубай муниципаль районы территориясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәптә өлкән сыйныф укучылары Башлыкның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Крайнова Эльмира һәм тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль кураторы Хәйруллина Наталья белән очрашты. ШУС активистлары тәрбия буенча киңәшче Чернова Л. Н. белән берлектә "Без терроризмга каршы!"квест-уены әзерләделәр. Уен башланыр алдыннан балаларга ни өчен бу теманың бүген аеруча актуаль булуын аңлаттылар. Аннары барысы бергә террорчылыкка билгеләмә биреп террорчыларның кемнәр икәнен, аларның максатлары нинди икәнен ачыкладылар. Кереш әңгәмә барышында «Беслан» дип аталган кыска видеоролик карап бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар квест-уенның барлык этапларында да мавыгып катнашты: «Дөрес эшлә» тест-викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "Куркынычсызлык" кроссвордын чишеп, " Террорчылыкка-юк!»билгесе ясадылар. "Криптограмманы ачыкла"этабы аеруча кызыклы булды. Уен нәтиҗәләре буенча балалар террорчылыкка каршы комиссиядән призлар алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International