Бүген Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге делегация авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.

2025 елның 3 октябре, җомга
  Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Тантаналы чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов "Волга - Селект"ҖЧҖнең баш агрономы Фәндәс Гафиятуллинны бүләкләде. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган агрономы»дигән мактаулы исем бирелде. Якташыбызны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International