Район башлыгының Укытучылар көне белән котлавы!

2025 елның 4 октябре, шимбә
  Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән котлау сүзләрен кабул итегез! Укытучылар көне – безнең өчен иң кадерле булган балаларыбызга белем һәм тәрбия бирүчеләр бәйрәме. Сез аларга белем биреп кенә калмыйча,  яшь күңелләрдә әхлак,  туган илгә мәхәббәт нигезләрен дә саласыз,шәхес булып формалашуда зур өлеш кертәсез. Тормышларын укытучы һөнәренә багышлаган кешеләр юкка гына махсус абруй казанмый. Кадерле укытучылар, бәйрәм алдыннан сезгә һөнәрегезгә тугры булуыгыз, балаларга көн саен бүләк иткән күңел җылыгыз өчен иң ихлас рәхмәтләребезне җиткерергә рөхсәт итегез. Районда мәгариф системасын үстерүгә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәһасез өлеш керткән педагогик хезмәт ветераннарына аеруча рәхмәт белдерәсем килә. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, оптимизм; яшьләрне укыту һәм тәрбияләү эшендә иҗади уңышлар телим. Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International