Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Роспотребнадзор котыру авыруын профилактикалау буенча тәкъдимнәр турында хәбәр итә
2025 елның 6 октябре, дүшәмбе
Котыру авыруы— аеруча куркыныч кискен вируслы йогышлы авыру. Чирне дәвалау чаралары юк, саклануның бердәнбер ысулы-профилактик вакцинация. Кешегә авыру хайван тешләгәндә, тырнаганда йога. Шулай ук зарарланган хайванның төкереге авыз, күз яки борын куышлыгының лайлалы тышчаларына эләккән очракта да инфекция йоктырырга мөмкин. Шуны белү мөһим: котыру вирусы авыру билгеләре барлыкка килгәнче 10 көн алдан авыруның төкерегендә булырга мөмкин. Котыру авыруын профилактикалау үз эченә вакцинацияне, кыргый һәм хуҗасыз хайваннар белән контактта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне ала. Россиядә котыру авыруын кузгатучы төп чыганаклар булып йорт этләре һәм мәчеләр, ә кыргый хайваннар арасында — төлке, ярканат, керпе, бурсык, бүре һәм янутсыман этләр тора. Сыер, сарык, ат яки кимерүчеләр белән контакт нәтиҗәсендә авыру йогу сирәгрәк очрый. Инфекция йоктыруны булдырмас өчен, кыргый хайваннар белән элемтәдән тыелыгыз, алар потенциаль куркыныч. Урманда төлке яки бурсык очратсагыз, аларны кулга алмагыз, сыйпамагыз, ашатмагыз, шулай ук өйгә алып кайтмагыз. Балаларга таныш булмаган хайваннар белән аралашырга ярамый икәнен аңлатырга онытмагыз. Хәтта дача участогына кергән керпеләр, йорт чормаларында яшәүче ярканатлар һәм паркта очрый торган тиеннәр дә куркыныч булырга мөмкин. Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәгез. Ел саен аларны котыру авыруына каршы вакциналагыз – мондый прививкалар бушлай ясала. Этләрне кыска тезгендә , ә сугышчы яки эре этләрне – борынчык кидереп йөрергә чыгарыгыз. Үз хайваннарыгызны йортсыз хайваннар белән элемтәдән сакларга кирәк. Этләрне һәм мәчеләрне ветеринария таныклыгы булганда гына сатарга, сатып алырга һәм траспортта йөртергә була . Хайванның авыруы булганда, бигрәк тә котыру авыруы симптомнары барлыкка килгәндә (үзен тотышы үзгәрү, селәгәе күп агу, йотуы кыенлашу, көзән җыеру), ашыгыч рәвештә якындагы ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итегез, үзегез дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Әгәр сезнең хайван кешене тешләгән икән, зыян күрүчегә адресыгызны бирегез һәм хайванны карау һәм күзәтү өчен ветеринария табибына илтегез. Караучысыз калган эт һәм мәчеләргә тимәгез. Сукбай эт яки мәчеләр була торган урыннарда балаларны караучысыз калдырмагыз. Аларны сыйпау, ашату һәм үз яныңа якын китерү куркыныч, чөнки алар авыру булырга мөмкин. Тешләгәндә, тырнаганда яки хайван төкереге эләгергә мөмкин булган барлык урыннарны 15 минут дәвамында сабынлы эремә белән, аннары краннан аккан су белән ашыгыч рәвештә юарга кирәк. Шуннан соң яраны водород перекисе эремәсе һәм яраның кырый өлешен 5 процентлы йод төнәтмәсе белән эшкәртегез. Табибка визитны кичектереп тормагыз-яшәү урыны буенча травматолог-табибка кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында күрсәтелгән антирабик ярдәм генә кешедә котыру авыруын булдырмый кала ала. Рабикага каршы прививкалар курсы никадәр иртәрәк башланса, авырудан саклый торган иммунитет эшләп чыгару шулкадәр тизрәк булачак. Котыруга каршы прививка, мәҗбүри медицина иминияте полисы булуга карамастан, бушлай ясала. Вакцинаны иңбаш мускулына мөрәҗәгать көнендә ясыйлар, ә аннан соң – тешләгәннән соң 3, 7, 14, 30 һәм 90 көннәрдә. Дәвалану вакытында алкоголь куллану киңәш ителми. Йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен үтәү, кыргый һәм караучысыз хайваннар белән аралашканда саклык чараларын үтәү, шулай ук вакытында ясалган вакцинация сезне котырудан сакларга ярдәм итәчәк!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Татарстан профессионаллары командасының бер өлеше бул!
Ресми
«Россиянең ел укытучысы " Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы.
Образование
«Юл хәрәкәте әлифбасы»сюжетлы-рольле уены.
Хыял приюты
Түбән Камада "Балачак навигациясе" форумы.
Образование
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз