Татарстан Росреестрының кайнар линиясе йомгаклары.

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

 

Татарстан Росреестрында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган кайнар линиягә йомгак ясалды. Килгән сорауларга күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Наталья Тимашева җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга аларның кайберләренә җаваплар тәкъдим итәбез.

Оныгыма фатир бүләк итәсем килә. Моны ничек эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә?

- 2025 елның 13 гыйнварыннан физик затлар арасында төзелгән бүләк итү шартнамәләре нотариаль таныклыкка ия булырга тиеш. Бу очракта мондый килешү төзү өчен теләсә кайсы нотариуска мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аны төзегәннән соң нотариус мөстәкыйль рәвештә теркәүче органга – Татарстан Росреестрына - милек хокукының күчүен дәүләт теркәвенә алу өчен тиешле гариза һәм бүләк итү шартнамәсен җибәрә ала. Шулай ук документларны килешүдә катнашучыларның үзләренә дә тәкъдим итәргә мөмкин. Шул ук вакытта хокукларны дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы 4000 сум тәшкил итәчәк, аны фатирны бүләккә алучы  кеше түләргә тиеш.

Мин үзем хосусыйлаштырмаган фатирда яшим. Аны хосусыйлаштыру өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

- Әгәр сез җирле үзидарә органы белән торак урынны гражданнар милкенә тапшыру турында килешү төземәгәнсез икән, аны төзү өчен фатир урнашкан урындагы җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казан шәһәрендә бу Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе (Миславский ур., 4 й.). Анда сезгә фатирны хосусыйлаштыру өчен кирәкле документлар исемлеген күрсәтәчәкләр. Хосусыйлаштыру шартнамәсенә кул куелгач, җирле үзидарә органы мөстәкыйль рәвештә Татарстан Росреестрына гариза һәм хосусыйлаштыру шартнамәсен милек хокукын дәүләт теркәвенә алу өчен электрон рәвештә җибәрәчәк.  Шул ук вакытта хокукларны дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы 4000 сум тәшкил итәчәк. Теркәлгән милек хокукы турындагы өземтәне сез дәүләт теркәвенә гариза һәм документлар җибәргән органнан ала аласыз.

 Мин инде карт кеше һәм үз милегемне мошенниклардан сакларга телим. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтегез әле?

- Бу очракта сезгә теркәүче органга Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына хокук иясенең (аның законлы вәкиленең) шәхси катнашыннан башка хокук күчүне, туктатуны, чикләүне һәм йөкләнешне дәүләт теркәвенә алу мөмкин түгеллеге турында язма кертү хакында гариза тапшырырга киңәш итәбез. БДКМР мәгълүматларына мондый язма кертелгәннән соң, хокук иясе шәхсән үзе генә теркәү органына исәп-теркәү гамәлләрен башкару өчен мөрәҗәгать итә алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International