Аксубай районы делегациясе Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

2025 елның 5 октябре, якшәмбе
  Аксубай районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанда, «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды һәм театральләштерелгән пролог белән ачылды. Чара барышында Рөстәм Нургалиевич мәгариф өлкәсенең иң яхшы вәкилләрен бүләкләде, алар арасында Иске Ибрай мәктәбенең физкультура укытучысы Бикушев Рәис Харис улы да бар иде. Үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә керткән зур шәхси өлеше өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»дигән мактаулы исем бирелде. Якташыбызны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International