Игелекле эшләр дәвам итә.

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе
  Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек кысаларында интернат-йорт карамагындагылар игелекле кешеләрдән чираттагы бүләк алды. Якташыбыз, КФУ укытучысы, биология фәннәре кандидаты Ибраһимова Миләүшә Якубовна шәрык тәм-томнары алып кайтты. Бүген тәрбияче Рәисә Гәйнуллина күчтәнәчле чәй өстәле янында, кеше тормышында шәфкатьлелекнең мөһимлеге турында әңгәмә үткәрде. Без олы йөрәкле  ярдәмчел кешеләрнең мәрхәмәт акцияләрендә катнашып, олы яшьтәге гражданнарыбызга зур шатлык китерүләренә куанабыз һәм   яхшылык белән әйләнеп кайтуына өметләнәбез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International