"Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе
    11 октябрьдә "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясенең үзәк чарасы узды. Акция "Экологик иминлек" илкүләм проектын яклап үткәрелде. Әлеге мәйданчыкта барлыгы 1,76 мең чыршы үсентесе утыртылган.        Чарада "Аксубай урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе, "Аксубай урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, район Мәдәният йорты, үзәк китапханә, "Нежность" КЦСОН хезмәткәрләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Спорт мәктәбе вәкилләре, "Беренче хәрәкәт" яшьләр оешмасы әгъзалары катнашты.     Искәртәбез, "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясен оештыручылар - РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, "Хәтер бакчасы" АНО һәм "Экосистема" СЭОД. Аның максаты - 70 миллион агач утырту. Акция илнең барлык 89 төбәген дә яктыртачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International