29 сентябрьдән Россельхозбанк авыл ипотекасы буенча гаризалар кабул итә башлады.

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе
  Беренче чиратта Бу программа АПК хезмәткәрләренә ярдәм итү коралы булып тора. Төп шартлар элеккечә калды-еллык 3% ставкасы буенча 25 елга кадәр 6 млн сумга кадәр ипотека кредиты алырга мөмкин. Кредит акчаларын әзер торак йорт сатып алуга яки төзүгә; ИЖС өчен җир кишәрлеге сатып алуга; биеклеге 5 каттан артмаган күпфатирлы йортларда яңа төзелгән фатир сатып алуга юнәлтергә мөмкин. Күчемсез милекнең авыл территориясендә, агломерациядә яисә авыл чик буе территориясендә терәк торак пунктта урнашуы мәҗбүри шарт булып тора.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International