2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда кадастр бәяләү НСПДны кулланып үткәреләчәк

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе
 

Бу хакта Иҗтимагый совет әгъзаларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре хәбәр итте

2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда, дәүләт кадастр бәяләмәсе Милли киңлек мәгълүматлары системасы (НСПД) ярдәмендә үткәреләчәк.

Кадастр бәяләү күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләү өчен үткәрелә. Аны РФ субъектларында махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре билгели, ә һәр төбәкнең башкарма хакимият органнары раслый.

Хәзерге вакытта КО үткәрүдә мөһим бурыч - бәяләүдә катнашучыларның үзара бәйләнеше өчен бердәм платформа булу. Бүген дәүләт бюджет учреждениеләре төрле программа продуктларын куллана. Шул ук вакытта кадастр бәясен билгеләү өчен программа тәэминатына бердәм таләпләр закон белән билгеләнмәгән.

 "Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе объектив рәвештә билгеләнүе һәм икътисадый нигезләнүе мөһим. Бердәм программа тәэминаты - НСПД платформаларын куллану ярдәмендә барлык катнашучылар бердәм система кысаларында актуаль мәгълүматлар нигезендә хезмәттәшлек итә алачак. Нәтиҗәдә, кадастр бәяләү нәтиҗәләренең төгәллеге һәм ачыклыгы артырга тиеш", - дип аңлатты күчемсез милекне кадастр бәяләү бүлеге башлыгы Резидә Муртазина.

Исегезгә төшерәбез, 2026-2027 елларда Татарстан Республикасында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында исәпкә алынган барлык җир участокларына һәм республика территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларына карата чираттагы дәүләт кадастр бәяләмәсе узачак.

Белешмә өчен ФГИС ЕЦП НСПД - "Киңлек мәгълүматларының милли системасы" бердәм санлы платформасы, ул шулай ук Дәүләт кадастр бәяләү мәгълүматлары фондын (ГКО ФД) алып баруны тәэмин итә. Платформада ГКО ФДның кайбер мөмкинлекләре: • күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүмат эзләү; • дәүләт кадастр бәяләү процедуралары; • дәүләт кадастр бәяләү нәтиҗәләре турында хисап проектлары; • базар бәясен бәяләү турында отчетлар һәм кадастр бәясен базар бәясе күләмендә билгеләү турында карарлар һәм башкалар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International