Аксубай районында район Советының икенче утырышы узды

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
  Аксубай районында район башлыгы Алмаз Миңгулов рәислегендә, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм район җитәкчеләре катнашында Советның икенче утырышы узды.   Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - район Башкарма комитеты Җитәкчесен вазыйфага билгеләү мәсьәләсе. Район Советы депутатларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бу вазифага яңадан Зайцев Станислав Юрьевич билгеләнә.   Шулай ук яңа редакциядәге муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә, башкарма комитет структурасына, 2025 елга һәм аннан соңгы чорларга район бюджетына үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул ителде. Өстәмә рәвештә комиссияләр составына, шул исәптән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә үзгәрешләр карадылар.   Утырыш нәтиҗәләре буенча муниципаль хезмәтләрнең күренекле хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International