Профсоюз стендларын яңарту буенча акция

2025 елның 17 октябре, җомга
 

Аксубай муниципаль районының барлык мәгариф оешмаларында #обновилипрофсоюзныйстенд профсоюз стендларын яңарту буенча акция уза. Мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре коллективлар өчен яңа мәгълүмат эләләр һәм социаль челтәрләрдә яңартылган профсоюз стенды белән селфи урнаштыралар.

Профсоюз стендына (https://edunion.ru/page/na-profsoyuznyi-stend/) яңа 26 листовка салынган папканы Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы әзерләде. Мөһим мәгълүмат кыскача инфографика рәвешендә бирелә.

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзның соңгы казанышлары, санаторийга ташламалы юлламалар алу шартлары, педагогик аттестациянең үзенчәлекләре турында белә ала. Шулай ук профсоюз әгъзалары өчен социаль ярдәм фонды, эш вакыты нюанслары, вакытыннан алда пенсия билгеләү турында мәгълүмат файдалы булачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International