Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

2025 елның 19 октябре, якшәмбе

 

Автомобиль юлларын тиешле хәлдә тоту, хәзерге шартларда өзлексез һәм куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итү-җиңел бурыч түгел. Сезнең җилкәгездә авыр, ләкин бик кирәкле хезмәт ята. Меңләгән машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең тормышы юл тармагындагы барлык һөнәр ияләренең компетентлыгына һәм һөнәри осталыгына бәйле. Ышанам ки, сезнең тәҗрибәгез, хезмәт сөючәнлегегез, эшкә җаваплы каравыгыз нәтиҗәсендә Аксубай районы юллары тагын да сыйфатлырак, ә торак пунктлар төзекләндереләчәк.

Бу бәйрәм көнендә киеренке хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм киләчәктә дә барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!

Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International