Узган ялларда Сарман районы мәдәният йортында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз»17 нче республика конкурсының финалы узды.

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе
    Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары , Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев катнашты. Ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә үткәрелә. Марат Җәббаров ассызыклаганча, комбайнчыларның катлаулы хезмәте, эшкә җаваплы каравы нәтиҗәсендә республика тармакның барлык юнәлешләрендә дә тотрыклы үсешен саклый. "Комбайнчы һөнәре һәрвакыт мактаулы булып саналды һәм саналачак та! Сез сайлаган юл бик дөрес! Республикада авыл хуҗалыгы үсә бара, республика җитәкчелеге, федераль министрлык тарафыннан тармакка зур ярдәм сизелә. Яңа технологияләр, техника, автоматлаштыру һәм цифрлаштыру ярдәмендә без алга барабыз, республиканың һәм тулаем илнең азык — төлек белән тәэмин ителешенә ирешәбез», - дип билгеләде министр. Агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләргә һәм эшче һөнәрләрен популярлаштырырга «азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү»милли проекты ярдәм итә. Безнең районнан конкурста «Идел-Селект " ҖЧҖ комбайнчысы Николай Ханчич катнашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International