Ноябрьдә татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә

2025 елның 24 октябре, җомга
 

 

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2025 елда ял көннәрен күчерү турында» 04.10.2024 № 1335 карары белән хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында 2025 елда ял көне 1 ноябрь шимбәсеннән 3 ноябрь дүшәмбегә күчерелде. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 № 1448-XII Татарстан Республикасы Законы (2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Шулай итеп, 2, 3, 4 һәм 6 ноябрь-ял көннәре. 1 ноябрьдә һәм 5 ноябрьдә эш көннәре бер сәгатькә кыскартыла (РФ Хезмәт Кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International