27 октябрь - Халыкара мәктәп китапханәләре көне.

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе
  Китап- гармониядә үсеш алган шәхес формалашуга, телне һәм мәдәниятне саклауга, кыйммәтләрне һәм традицияләрне тапшыруга уңай йогынты ясый. Гаять зур мәгълүмат массивына керү мөмкинлеген тәэмин итә торган электрон элемтә чараларының һаман да ныграк таралуына карамастан, классик кәгазь китап үзенең әһәмиятен югалтмады һәм җәмгыятьтә кирәкле булып кала бирә. Россия гражданнары мәктәп эскәмиясеннән үк китапханәнең әдәбият җыелмасы булган территориаль яктан уңайлы бина булуын белә, анда өйрәнү өчен кирәкле әсәрне алырга мөмкин. Мәктәп китапханәсе исә-мәктәпнең тәрбия киңлегенең бер өлеше. Һәм бу китаплар белән киштәләр генә түгел, ә кызыксынучанлык, китапка мәхәббәт туган урын, чөнки «китапханә исән чакта – халык та исән». Халыкара мәктәп китапханәләре көнен бәйрәм итү алдыннан укучылар уку һәм белем белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән төрле викториналарда, конкурсларда һәм әдәби экспедицияләрдә катнашты. Аксубай районы мәктәпләре китапханәчеләре төрле яшьтәге укучыларда чын кызыксыну уяткан әдәби яңалыклар һәм классик әсәрләр күргәзмәләре әзерләде. Шулай ук мәгариф оешмаларында шәхес һәм җәмгыять үсеше өчен китапханәләрнең әһәмияте турында тематик дәрес һәм әңгәмәләр үткәрелде. Күп кенә мәктәпләрдә укучылар Россия Дәүләт китапханәсе буенча мавыктыргыч виртуаль экскурсия ясады. Халыкара мәктәп китапханәләре көне-китап һәм китапханәнең тормышыбыздагы ролен искә төшерү, укучыларны яңа ачышларга рухландыру һәм кечкенәдән укуга мәхәббәт формалаштыру өчен менә дигән мөмкинлек.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International