«Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССОсы яңа колоноскоп алды!

2025 елның 28 октябре, сишәмбе
  "Аксубай үзәк район хастаханәсе" ДАССО "Озак һәм актив тормыш" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Pentax EPK 3000 яңа колоноскобын алды. Әлеге җайланманы сатып алу халыкның онкологик авыруларына каршы көрәш чаралары кысаларында башкарылды. Аксубай район хастаханәсендә ике врач-эндоскопист эшли, элек булган җиһазлар фиброгастродуоденоскопия генә үткәрергә мөмкинлек бирә иде.  Калын эчәклек яман шешен ачыклау өчен скриининг ысулы буларак, яшерен канга тизәге уңай булган пациентларны тикшереп бетерү ихтыяҗы зур: ел саен өлкәннәрне диспансерлаштыруның 1 этабы нәтиҗәсе буенча 300 кешедә уңай анализ ясала, аларның һәрберсенә колоноскопия үткәрү таләп ителә.  Әлеге процедураны элек онкология диспансерында гына үткәрергә мөмкин иде, бу, үз чиратында, озак көтү белән бәйле иде. Хәзер "Аксубай үзәк район хастаханәсе" ДАССО яңа алынган колоноскоп ярдәмендә процедураны үзе үткәрә ала, бу медицина ярдәме алу вакытын кыскартачак. Колоноскопия үткәрүне билгеләү өчен нигез булып калын эчәклекнең яман шешенә шик кенә түгел, ә шулай ук аның ялкынсынучан авырулары, хроник корсак авыртулары һәм башкалар тора. Тикшеренүгә эндоскопия кабинетында юнәлтү кәгазе буенча язылырга мөмкин    
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International