«Мечта » приютында тәрбияләнүчеләр интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә.

2025 елның 1 ноябре, шимбә
  Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр  социаль приюты волонтерлары Федоровка интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар янына барды һәм инвалид коляскаларында йөрүчеләргә бәһасез ярдәм күрсәтте. Балалар интернат-йортта яшәүчеләрне саф һавага чыгарырга булышты, әңгәмә кордылар, яңалыклар белән уртаклаштылар һәм  игътибарларын бүләк иттеләр. Өлкәннәрнең йөзләрендәге елмаюлар һәм балаларның шатлыклы көлүләре бердәмлек һәм үзара аңлашуның кабатланмас атмосферасын тудырды. Бу акция приютта тәрбияләнүчеләргә шәфкатьлелек  күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, өлкән буын кешеләре белән аралашуның мөһим тәҗрибәсе дә булды. Өлкәннәр өчен, үз чиратында, балалар визиты чын бәйрәмгә әверелде, аларның көнен уңай хис-кичерешләр белән тулыландырды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International