Хөрмәтле райондашлар! Сезне мөһим дәүләт бәйрәме-Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе
  Бу бәйрәм безгә Ватаныбыз тарихының төп мизгелләрен һәм буыннар арасындагы ныклы бәйләнешне искә төшерә. Бүген без ата-бабаларыбыз нигез салган Россия елъязмасын дәвам итәбез, аның яңа тарихын тыныч хезмәт һәм Хәрби казанышлар белән тудырабыз. Элеккечә үк, Россиянең көче кешеләрдә, ә россиялеләрнең көче – бердәмлектә! Бергә без теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә һәм иң авыр мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле. Бүген безнең ватанпәрвәрлек һәм гражданлык кыйммәтләренә тугрылыгыбыз Ватаныбызның суверенитетын һәм бәйсезлеген яклау омтылышын ныгыта. Без МХОда сугышчыларыбызга ярдәм итүдә бердәм, аларның кыюлыгы һәм батырлыгы җиңүне якынайта. Кадерле якташлар! Сезгә  уңышлар телим! Һәрберебез үз урынында ирекле, көчле һәм бердәм  Ватан иминлеге өчен хезмәт куя. Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International