«Юность» спорт залында 2016 елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды!

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе
  Турнирда 8 команда, шул исәптән ике «Аксу»командасы катнашты. Ярышлар ике көн дәвам итте. Беренче көнне барлык командалар үз төркемнәрендә югары дәрәҗәдәге уен күрсәтте.   Икенче көнне «Аксу 2» икенче командасы ярымфиналга үтә алмады. Әмма «Аксу» ның беренче командасы, Лаешның «Кама» командасыннан гына калышып, икенче урынны алды! Бронза медаль Болгарның «Волна» командасына эләкте. Шәп нәтиҗә! Финал этабына чыгуыбыз белән котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International