4 ноябрьдә Россия күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм үзара ярдәмләшүе символы буларак Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә.
Бәйрәм уңаеннан Федоровка интернат-йорты тәрбиячесе Рәисә Гайнуллина "Бердәм булганда - без җиңелмәс" дигән квест - уен уздырды.
Уенда катнашучылар бердәмлегебезне һәм бер-беребезгә толерант мөнәсәбәтебезне үстерүгә ярдәм иткән халкыбызның кайбер традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән танышты, Россиянең бөек кешеләренең исемнәрен һәм алар белән бәйле тарихи вакыйгаларны искә төшереп, җавабы Россия символы булган табышмакларны чиштеләр.