Район халкын чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
  Татарстан Конституциясе-республиканың һәр кешесенең хокукын һәм иреген гарантияли торган, хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ача торган төп документ, ул дәүләтчелекне ныгыту, мәдәниятне торгызу өчен нигез булды. Без  уңышлы, чәчәк атучы күпмилләтле республика -Татарстанда яшибез, ул нефть-газ, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә һәм IT-индустриядә заманча технологияләрне куллануда алдынгы урыннарны били. Без республиканың авыл хуҗалыгында, икътисадта, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм спорттагы уңышлары белән горурлана алабыз. Бу казанышларда районда яшәүчеләрнең шактый өлеше үз хезмәтләре белән күпмилләтле Татарстан үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Кадерле якташлар! Сезгә лаеклы хезмәтегез, республика һәм район үсешенә керткән өлешегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим! Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International