Хөрмәтле райондашлар, Сезне чын күңелдән Россиянең Хәрби дан көне белән котлыйм!

2025 елның 7 ноябре, җомга
  7 ноябрь-илебез тарихында мөһим көн. 84 ел элек Мәскәүдә хәрби парад узды. Шундый авыр моментта, дошман инде Мәскәү янында басып торганда һәм хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнгәндә – парад кайгысы түгел кебек тоела иде. Ләкин нәкъ менә бу вакыйга язмышны хәл итте. Күпмилләтле халкыбыз Ватанны саклап калырга әзер икәнен бөтен дөнья күрде.⁣ Кызыл мәйдан аша үткән полклар, Мәскәүне саклар өчен, шунда ук фронтка китәләр иде. Анда илебез  беренче зур җиңүгә иреште. Бүген без әлеге вакыйгаларның никадәр мөһим булуын аңлыйбыз-бу иң авыр вакытларда киләчәк буыннар өчен патриотизм үрнәге.⁣ Миллионлаган гади кеше «Дошман тар-мар ителәчәк!Җиңү безнең кулда булачак! " дигән сүзләр чынга ашсын өчен барысын да эшләде . Безнең изге бурычыбыз- әби - бабаларыбыз батырлыгын онытмыйча, патриотизм кыйммәтләренә тугры булу. Данлы тарихыбыз беркайчан да өзелмәсен, чөнки батырлык, Ватанга мәхәббәт һәм ярдәм итәргә әзерлек безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яши. Ветераннарга зур рәхмәт һәм һәлак булган геройларга мәңгелек дан!⁣ Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International