Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 9 ноябре, якшәмбе
Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 елның 9 ноябрь 21.00 сәгатьтән 10 ноябрь  10.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 10 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә , юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп кору, узып китүләрдән, алга җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тукталудан тыелырга :  тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга , шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулар, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Кинәт тутаудан сакланырга кирәк:  кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып,  сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Бозлавык вакытында Шумый торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырырга тырышыгыз.  Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт ткуталудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына  чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә, чөнки юлның тайгак өслеге аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International