Бүген район башлыгы Алмаз Мингулов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе
  Алмаз Минвазыхович үзенең чыгышында хокук саклау органнарының барлык вәкилләренә катлаулы хезмәтләре һәм югары профессионализмнары өчен рәхмәт белдерде: "Сезнең хезмәт – иң җаваплы һәм кирәкле хезмәтләрнең берсе. Җәмәгать иминлеге, гражданнар тынычлыгы һәм районның тотрыклы үсеше Сезнең эшегезгә турыдан-туры бәйле. Сез көн саен батырлык, фидакарьлек һәм иң катлаулы очракларда ярдәмгә килергә әзер торасыз", – дип билгеләп үтте район башлыгы. Чара барышында аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән  полиция хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.  Яшь хезмәткәрләргә тәҗрибә һәм зирәклекләре белән үрнәк булган хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Чыгышын тәмамлап, район башлыгы эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри үсеш, законга һәм җәмгыятькә хезмәт итүдә яңа уңышлар теләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International