Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре буенча укучылар олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре.

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе
  «2025/2026 уку елында Бөтенроссия һәм республика мәктәп укучылары олимпиадаларының муниципаль этабын үткәрү турында» МКУ боерыгы нигезендә, «Ватан иминлеген  саклау нигезләре (ОБЗР)» фәнен укытуны камилләштерү,  сәләтле укучыларны һәм иҗади эшләүче укытучыларны ачыклау, бүләкләү максатларында , 2025 елның 7 һәм 8 ноябрендә олимпиаданың муниципаль этабы уздырылды. Олимпиадада 3-11 сыйныфлардан 45 укучы катнашты. Олимпиаданың беренче көнендә укучылар теоретик этапта көч сынашты. Икенче көнне 7-11 сыйныф укучылары өчен Аксубай 3нче мәктәбенең спорт залында практик этап оештырылды. Ярышларның баш хөкемдары-МББУ «Емелькино урта гомуми белем бирү мәктәбе» ОБЗР укытучысы Никитин Алексей Дмитриевич практик этапка йомгак ясады. Нәтиҗәдә, теоретик (3-6 сыйныфлар) һәм практик (7-11 сыйныфлар) этапларда баллар суммасы буенча укучылар олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләр : Кононова Нина, Емелькино урта мәктәбенең 4 класс укучысы (укытучы-остазы Герасимова Л. А.); Иванов Евгений, Иске Савруш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы (укытучы-остазы Ишметова А. С.); Дмитриев Даниил, Сөнчәле урта мәктәбенең 6 класс укучысы (укытучы-остазы В. И. Воркунов); Титов Дмитрий, Иске Үзи урта мәктәбенең 8 класс укучысы (укытучы-остазы Львов Н. Д.); Зубрилкин Тимур, Кәкре Күл урта мәктәбенең 9 класс укучысы (укытучы-остазы Владимирова Н. Н.); Глухов Иван, Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы-остазы Макаров Ю. Н.). Шулай ук 3-11 сыйныфларның 12 укучысы ОБЗР буенча олимпиада призеры булды. Олимпиаданың муниципаль этабында призер һәм җиңүчеләр әзерләгән укытучыларга рәхмәт әйтәсе , аларга киләчәктә дә сәләтле балалар әзерләүдә уңышлар телисе килә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International