Аксубай муниципаль районында район башлыгы Алмаз Мингулов рәислегендә советның өченче утырышы узды.

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе
  Утырыш эшендә район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм район җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2026 елга һәм 2027 - 2028 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты проектын беренче укылышта карау булды. Шулай ук гамәлдәге карарларга үзгәрешләр кертү, Советның кайбер карарларының үз көчен югалтуын тану турындагы мәсьәләләр, шулай ук Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатуралар тәкъдимнәре каралды. Утырышта катнашучылар бюджетның төп параметрлары, якындагы өч елга районның социаль өлкәсен һәм икътисадый үсешен финанслауның өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International