Бала хокуклары буенча Татарстан Республикасы вәкаләтле вәкиле С.М. Захарованың эш визиты.
Район Советында гражданнарны кабул итү булды, ул Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин һәм муниципаль структуралар вәкилләре белән берлектә узды.
Шәхси кабул итү барышында күп балалы гаиләләргә транспорт бүлеп бирү, «Круг Добра» фонды аша дарулар алуны тизләтү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик ярдәм алу , югары уку йортларына кергәндә ятим балалар арасыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык мөрәҗәгатьләре каралды. Шулай ук балаларны туганнарына кайтару, муниципаль хезмәткәрләргә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия түләү үзенчәлекләре һәм МХОда катнашучыларга салым ташламалары темалары да кузгатылды.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча гражданнарга җентекле аңлатма бирелде, ә өстәмә карауны таләп итүче мәсьәләләр белгечләр тарафыннан контрольгә алынды.
С. М. Захарованың эш визиты Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлегендә булды.