Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм район Башкарма комитетының кадрлар бүлеге начальнигы Резеда Нурхәммәтова авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары белән керем, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү буенча киңәшмә үткәрделәр. Коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен искә төшерделәр, киңәшмә видеоконференцэлемтә платформасында узды.