«Конвертта» хезмәт хакына “ТУКТА” дип әйт!

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе
  Әгәр дә сезнең эш бирүче белән мөнәсәбәтләр рәсмиләштерелмәгән булса, яки рәсми хисапта сезнең факттагы хезмәт хакының бер өлеше генә күренә икән - сез хезмәт хакын конвертта түләү практикасының корбаны . Хезмәт хакына «конвертта» ризалашып, эшчеләр үзләрен кагыйдәләрдән тыш тормышка дучар итә. Шулай итеп, хезмәткә түләү чыгымнарын киметеп һәм социаль яклау фондына күчерүләрдән читләшеп, оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр үз хезмәткәрләренең социаль якланганлык дәрәҗәсен сизелерлек киметә. Хезмәт хакын «конвертларда» түләүче эш бирүчеләр турында мәгълүматны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында һәм «кайнар линия» телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин: 2-84-87  Үзегезнең киләчәгегез турында уйланыгыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International