Район башлыгы Алмаз Мингулов чираттагы гражданнар кабул итү уздырды.

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе
  Район башлыгы Алмаз Мингулов чираттагы шәхси кабул итү уздырды. Очрашу барышында халыкны борчыган актуаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Иске Мокшино авыл клубына газ кертүгә, җир кишәрлекләре бүлеп бирүгә, торак мәсьәләләрен хәл итүгә, шулай ук күршеләр белән конфликтлы вәзгыятьне җайга салуга аерым игътибар бирелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды, аларның һәрберсе буенча җентекле аңлатмалар бирелде һәм җаваплы белгечләргә йөкләмәләр бирелде. Район җитәкчелеге гражданнарның мөрәҗәгатьләрен хәл итү эшен дәвам итә һәм  ачык диалогка омтыла. Барлык халыкка актив гражданлык позицияләре һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерәбез. Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе көннәрендә үткәрелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International