Аксубай «Мечта»приюты базасында МСРК утырышы.

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе
  Аксубай муниципаль районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр  социаль приюты базасында приют белгечләренең Аксубай муниципаль  районыпрофилактика субъектлары вәкилләре белән ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды, анда балигъ булмаган балалары приютта тернәкләндерү узучы дүрт гаилә каралды. Утырышка шулай ук әти-әниләр дә чакырылган иде. Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан «социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша гаиләдәге иминсезлек турында сигнал картасын карау кертелде.  Утырыш барышында гаиләләр белән эшләү нәтиҗәләре каралды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International