Квалификация күтәрү.

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
    Безнең белгечләр, югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтеп, үзләренең һөнәри осталыкларын даими камилләштерә. Ветеринария табибы-Адам ветеринария участогы мөдире Николай Яманов һәм ветеринария табибы Лидия Яманова Саба аграр көллиятендә квалификация күтәрү курсларын уңышлы тәмамладылар. Алар «Сөт терлекчелеге: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары (ветеринария)»дигән актуаль тема буенча белем алды. Квалификация күтәрү безнең хезмәткәрләргә үз эшләрендә алдынгы методлар һәм технологияләр кулланырга мөмкинлек бирә, бу исә терлекләрнең сәламәтлеген яхшыртуга һәм терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International