Эш сәфәре кысаларында Аксубай районына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое Рәсим Рәшид улы Баксиков килде.

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
  Визит барышында Рәсим Рәшид улы районның социаль өлкә вәкилләре белән очрашты, анда мәшгульлек, халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды. Министр урынбасары Аксубай районында гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү буенча башкарыла торган эшне югары бәяләде һәм территорияне тотрыклы үстерү өчен социаль инфраструктураны алга таба үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International