Район мәдәният йортында Яр Чаллы мотоберләшмәсе вәкилләре белән очрашу узды.

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе
  Зал үзенчәлекле кунаклар белән тулы иде-бу күп балалы гаиләләрдәге балалар, МХОда катнашучыларның балалары, тәрбиягә алган балалар, ятимнәр һәм «Мечта»социаль приютында тәрбияләнүчеләр. Чара шатлык һәм позитивлык белән тулы дустанә атмосферада узды. FREE RIDERS байкерлары һәм аларның гадәти булмаган дусты "Пикачу" үзләренең мотоциклларын күрсәттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклашып юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлларда куркынычсызлыкның әһәмияте турында сөйләделәр. Залда музыка яңгырады, җырлар башкарылды. Байкерларның матур чыгышлары алкышлар белән үрелеп барды. Ахырда һәр балага татлы бүләк тапшырылды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте. Ул мотоберләшмәгә битараф булмаганнары, сәламәт һәм җаваплы гражданнар тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм балалар өчен мондый акцияләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Хәрәкәт активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Байкерлар Аксубайга 2026 елның җәендә килеп, балаларны тагын да сөендерергә һәм машина йөртү буенча мастер-класслар үткәрергә вәгъдә иттеләр.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International