Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Хөрмәтле гражданнар!                                                                                              «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан  2025 елның 24 ноябрь 11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр вакытка метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү . 24 ноябрь көнне көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан сакланачак. Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп кору, узып китүләрдән, алга җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулар, узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Кинәт туктаулардан тыелырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә . Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга , шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Мөмкин булганча машинада сәфәрләрдән тыелыгыз, табигатьтә озак йөрүдәндән баш тартыгыз. Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International